Безнең якларда бишбармакка пешереп бәрәңге дә куялар. Ә тагын нинди серләре бар?
Камырга: 1 йомырка, ярты бакал су, тоз, он.
Итне 3-4 сәгать пешерәбез. Шулпасын сөзәбез.
Шул шулпада суганны ярым боҗра итеп турап пешереп алабыз (әз генә).
Камырны юка итеп җәеп, ромбикларга турыйбыз да, тагын шул шулпада пешереп алабыз. Уртага пешкән суган белән итне аралаштырып, кырыйларына камырын куябыз.
Чыганак: https://vk.com/tatarshlari
Нет комментариев