Техник күзәтү вакытында транспорт әзерлегендә зур кимчелекләр табылмады.
«Активист» хуҗалыгыннан соң «Алга»да техникаларын әзерлек сызыгына тезде.
Биредә барлыгы төрле маркадагы 22 трактор һәм 14 тагылмалы арба бар.
— Техник күзәтү вакытында транспорт әзерлегендә зур кимчелекләр табылмады, тракторлар язгы кыр эшләренә әзер, дип белдерде дәүләт техника күзәтчелек идарәсенең Балтач районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов.
Нет комментариев