«Арбор» һәм «Татарстан» хуҗалыкларында цифрлы инновацияләрне өйрәнделәр
Авыл хуҗалыгы

«Арбор» һәм «Татарстан» хуҗалыкларында цифрлы инновацияләрне өйрәнделәр

Эш визиты «Арбор» һәм «Татарстан» хуҗалыкларында ясалма интеллект системасының эше белән танышуга багышланган иде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре Балтач муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендәге хезмәттәшләре белән берлектә терлекчелектә цифрлы технологияләр кертүнең алдынгы тәҗрибәсен өйрәнделәр.

Эш визиты «Арбор» һәм «Татарстан» хуҗалыкларында ясалма интеллект системасының эше белән танышуга багышланган иде.

Делегация өч юнәлешкә – сыер савуның рутинасын контрольдә тоту, сыер савуда кимчелекләр, симезлекне бәяләүгә игътибар бирде.


Нет комментариев