Бүген «Арбор» хуҗалыгында терлекчелек буенча сигез айга нәтиҗәләр ясалды.
Семинарда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре тарафыннан терлекчелек өлкәсендә куелган сигез айлык хезмәткә нәтиҗә ясалды.
Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре иң элек фермада булып, биредәге эш тәртибе белән тагышты. Соңыннан, мәдәният йортында йомгаклау киңәшмәсе узды.
- Тармакның тотрыклы табыш бирүе өчен әлегә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Иң мөһиме фермадагы эшләрне дөрес оештырырга кирәк. Бигрәк тә ашату технологиясен төгәл үтәү сорала. Урыннардагы белгечләр дә бу юнәлештә һәрдаим конкрет эш белән шөгыльләнергә тиеш, - диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Семинар хакында тулырак "Хезмәт" газетасының алдагы санында укый алачаксыз.
Нет комментариев