Экскурсия вакытында студентлар «Проминтел-Агро» компаниясенең техника ассортименты белән таныштылар
Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары авыл хуҗалыгы техникасы белән танышу кысаларында «Казаньсельмаш» заводында булдылар.
Экскурсия вакытында студентлар «Проминтел-Агро» компаниясенең техника ассортименты белән таныштылар.
Предприятие авыл хуҗалыгы өчен машиналар һәм җайланмалар җитештерү белән шөгыльләнә. Бу төрле модификацияләрдәге үзйөрешле, тагылмалы, өскә күтәреп йөртелә торган сиптергечләр, минераль ашламалар ташлап йөрүче машиналар, сиптергечләр өчен кирәкле транспортланучы катнаш һәм запас частьләр. Предприятиедә берничә йөз меңнән артык кеше эшли.
Нет комментариев