Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары республика конкурсында катнашты
2026 ел Муса Җәлилнең (1906-1944) 120 еллыгы дип игълан ителде
2026 елның 15 февралендә татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Мостафа улы Җәлилнең тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан республикабызда әлеге датага багышланган бик күп чаралар үткәрелә.
Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга һәм Бөтендөнья шигърият көненә багышланган «Муса Җәлил дөнья йөрәкләрендә» республика шигырь укучылар конкурсында Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалы студентлары да катнашты.
13 төркем кызлары Шәяхмәтова Айгөл һәм Ганиева Ясминә конкурста катнашып, сертификатлар белән бүләкләнделәр. Кызларны һәм аларның остазлары Наилә Галиева, Миләүшә Габделхакованы ихластан котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев