Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында спорт эстафетасы үтте
Авыл хуҗалыгы

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында спорт эстафетасы үтте

Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү

Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең 2нче филиалында «Факел» клубы хезмәткәрләре «Көчле, җитез, шаян»  спорт эстафетасы үткәрде.

Чараның максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.

Спорт эстафетасы күңелле үтте. Командалар спорт осталыгын күрсәттеләр, шулай ук бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар. Яшүсмерләр җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз, шул ук вакытта максатчан, ихтыяр көченә ия булырга кирәклеген аңладылар.


Нет комментариев