Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Ашламалы җир ашлы итә

«Кама», «Татарстан», «Дуслык», «Якты юл» хуҗалыкларында һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 95,1-72,4 килограмм ашлама бар

Районда язгы чәчүгә әзерлек тулы көченә бара: басуга чыгасы тракторлар, тагылма агрегатлар, чәчкечләр, тырмалар ремонтлана. Язгы кыр эшләре тулы көченә башланып киткәнчегә кадәр ашлама туплау бүген иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе.

Район игенчеләре безнең җирлектә мул уңыш алуның төп шарты булып тиешле дәрәҗәдә минераль ашламалар куллану икәнен яхшы белә. Моның шулай икәнен күмәк хуҗалыкларда дистә еллар буе тупланган тәҗрибә ачык күрсәтә, бу турыда җитәкчеләр белән уздырылган киңәшмәләрдә еш әйтелә.

Бүгенге көнгә, көздән калганын да исәпкә алып, район буенча һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 64 килограмм ашлама тупланган. Ә җиткерелгән бурыч — 80 килограмм. Иң күбе аммиак суы — 4372 тонна тупланган, 20 хуҗалыкның 9ы аммиак суын кертергә исәпли.

«Кама», «Татарстан», «Дуслык», «Якты юл» хуҗалыкларында һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә 95,1-72,4 килограмм ашлама бар. Шул ук вакытта «Уңыш», «Игенче», «Сорнай», «Смәел», «Борнак», Тукай исемендәге хуҗалыкларда исә һәр гектар сөрүлек җирләренә тәэсир итү көче белән исәпләгәндә кайтарылган ашлама уртача район күрсәткеченнән күпкә ким.

Ашлама туплау эше тулысынча хуҗалыклар җилкәсенә генә төшми билгеле. Бу очракта районыбызның «Агрохимсервис» җәмгыяте эшчәнлеген уңай бәяләргә кирәк. Бүгенге көндә оешма Менделеевск шәһәреннән минераль ашламаларны үзе ташый, башка шәһәрләрдән ашламаларны вагоннар белән кайтарта, урынга ташып та бирә. Шунысын әйтергә кирәк, күрше район һәм читтәш өлкәләр дә бу оешма эшеннән киң файдаланалар. Үзебездә мондый мөмкинлек булганда, аны кулдан ычкындырмау хәерле.

Рәсемдә: “Агрохимсервис” җәмгыяте шоферлары Фердинанд Зиатдинов (сулда), Алмаз Нәфыйков армый-талмый хуҗалыкларны минераль ашламалар белән тәэмин итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев