Атна азагында салкынайта, ә басуда кукуруз кала
Авыл хуҗалыгы

Атна азагында салкынайта, ә басуда кукуруз кала

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бүгенге иртәнге киңәшмәдә авыл хуҗалыгы тармагындагы кыр эшләрен атна дәвамында төгәлләргә дигән бурыч куйды.

- Атна азагында һава торышы түбәнәя, салкынайта. Хуҗалыкларда көзге кыр тулысынча эшләрен төгәлләргә вакыт. Район буенча 6 хуҗалыкта барлыгы 735 гектар мәйданда урып-суктырасы кукуруз культурасы калып бара.
Аны әрәм-шәрәм итми алып бетерергә кирәк. Шулай ук күпьеллык үлән мәйданнарын сукалау, чәчүлек мәйданнарын туңга сөрүне дә сузмау сорала, - дип район башлыгы үз күрсәтмәсен бирде.
Чыганак://baltasi_official
Зәлия Фәйзрахманова фотосы

250

Нет комментариев