Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
Иң-иңнәр арасында үз эшләренең осталары булган безнең район яшьләре дә бар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» XIIl һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Иң-иңнәр арасында үз эшләренең осталары булган безнең район яшьләре дә бар.
Иң яхшыларны берничә номинациядә билгеләделәр.
«Иң яхшы агроном» номинациясендә «Татарстан» хуҗалыгыннан Фирдүс Хакимов — 2 урын, «Машина белән иң яхшы сыер саву операторы» номинациясендә «Труд» җәмгыятеннән Антон Никитин — 3 урын, «Иң яхшы ветеринар» «Татарстан» хуҗалыгыннан — Азат Зарипов — 2 урын, «Иң яхшы инженер-механик» номинациясендә «Активист» хуҗалыгыннан Руслан Константинов — 3 урын, «Татарстан» хуҗалыгыннан Илназ Әхмәдиев — 2 урын, "Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы" номинациясендә «Борнак» җәмгыятеннән Искәндәр Фазлыев — 1 урын,
«Терлек үрчетү буенча иң яхшы технолог» номинациясендә «Борбаш» җәмгыятеннән Илдар Тимербаев — 1 урын,
«Иң яхшы механизатор» номинациясендә «Активист» җәмгыятеннән Андрей Колесников — 3 урын, Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән Нурсиль Сабиров — 1 урын яулады.
Барча җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев