Әлеге чарада хезмәтне саклау, тракторчылар өчен кирәкле булган яңалыклар, профсоюз эшчәнлегенең мөһимлеге турында да сүз алып барылды
Бүген “Борнак” җәмгыяте бик җаваплы һәм мөһим чара үткәрде, биредә транспортларга техник күзәтү ясауның күрсәтмәсе үтте. Ягъни, быел әлеге хуҗалык техник күзәтүләргә старт биреп җибәрде. Әлеге чарада районыбыз хуҗалыкларының баш инженерлары, хезмәтне саклау инженерлары катнашты. Транспортларның төзеклеген ТР дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең җитәкче урынбасары һәм күрше-тирә районнардан техник күзәтчелек инспекторлары да тикшерде. Бу чара турында тулырак газетабызның алдагы саныннан укый алачаксыз.
0
0
Нет комментариев