Балтач гимназиясе укучылары Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалында кунакта булган
Укучылар урта һөнәри белем бирү системасының актуаль торышы, көллияттә укып һөнәри белем алуның өстенлекләре белән таныштылар
Балтач гимназиясе укучылары Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллиятенең икенче филиалында кунакта булдылар. Гимназия укучыларына колледжның мөмкинлекләре, аграр-сәнәгать белгечлекләре һәм эш базарының таләпләре турында кызыклы лекцияләр, экскурсияләр һәм презентацияләр тәкъдим ителде.
Бу чара – урта һөнәри белем бирү системасының актуаль торышы белән таныштыру, көллияттә укып һөнәри белем алуның өстенлекләре турында мәгълүмат бирү һәм киләчәк карьерасын планлаштыруда ярдәм итү максаты белән оештырылды.
Укучылар урта һөнәри белем бирү системасының актуаль торышы, көллияттә укып һөнәри белем алуның өстенлекләре белән таныштылар. Алар көллият педагогларыннан сораулар бирделәр, лабораторияләрдә һәм мастер-классларда катнаштылар, шулай ук аграр технологияләр турында фикер алыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев