Урып-җыю көндәлеге
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң җаваплы чорларның берсе башланды. 3 август көнне районыбызның дүрт хуҗалыгы уракка төште. “Кызыл юл”, “Игенче”, “Труд”, “Дуслык” җәмгыятьләре беренчеләрдән булып басуларга чыкты. Бүген исә алар сафына “Татарстан”, “Арбор”, “Якты юл”, “Активист” хуҗалыклары кушылды.
Бүгенге көндә көзге бодай һәм арпа сугалар, уртача уңыш 40 центнерны тәшкил итә.
Фотода "Кызыл юл" хуҗалыгы кырларындагы эш барышы
Нет комментариев