Бүген сезон ябылу уңаеннан, "Сабантуй" паркында "ДилбегӘ- 2019" бәйгесе үтәчәк.
Быелгы бәйрәм программасы күп төрле бәйгеләргә бай булачак. Иң элек мотоблокларда һәм үзләре ясаган тракторларда ярышлар узачак. Теркәлү вакыты 11.30-12.30 сәгатьләрдә. “ДилбегӘ-2019” бәйгесе исә биш төр буенча ярышларны үз эченә алачак. Соңрак “АрбаllыАт” ярышында командалар көч сынашачак.Сезон ябылу уңаеннан узачак чараның төп бәйгесе булган – ат ярышы да һәркемнең күңеленә хуш килер дип ышанып калабыз.
Нет комментариев