Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачта язгы чәчүне кредит алмый гына башкаралар

Балтач авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин сүзләренчә, районда барлык хуҗалыклар да чәчүгә әзер.

"Чәчүгә бар да тулысынча әзер, һава торышы гына әйбәт булсын. Гектарына 84 килограмм тәэсир итүче ашлама тупладык, хәзер шуны кертәбез. Терлекчелек тармагы үскәнлектән, күбрәк азык культураларына өстенлек бирәбез, орлыкларны яңартабыз", - диде идарә җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, хуҗалыкларның күбесе чәчү кампаниясен уздыру өчен кредит алмаган.
"Әйбәт эш алып бара торган хуҗалык кредит алып эшләми. Безнекеләр дә сөт сату хисабына чәчү эшләрен үз көчләре белән башкара. Бары төзелеш эшләре алып барган берничә хуҗалык кына кредит алды", - диде Фирдәвес Нәбиуллин.
Чыгынак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250