«Арбор» күмәк хуҗалыгында семинар узды.
"Арбор" күмәк хуҗалыгында хуҗалыкларның баш инженерлары катнашында семинар узды. Биредә машина-трактор паркларын кышкы саклауга һәм махсус ремонтка әзерләү буенча конкурска нәтиҗә ясалды.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Мәхмүт улы Фәттахов катнашты, машина-тракторларны кышкы саклауга һәм ремонтка кую эшләре белән танышты, хезмәт таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерде.
Бүгенге көндә районның барлык хуҗалыкларында да агрегатлар сакланышка куелган, тиешле таләпләр үтәлгән.
Нет комментариев