Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Балтачның уңган комбайнчыларына вымпеллар тапшырылды

Барлык комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Техносила» җитәкчесе Рафаэль Забиров исеменнән бүләкләр тапшырылды

Урып-җыюның икенче атна нәтиҗәләре буенча иң күп ашлык суктырып алган дүрт комбайнчыга беренче вымпеллар тапшырылды.

Беренче группадан әлеге бүләккә «Активист» җәмгыятеннән Виктор Федоров лаек булды. Икенче группадан «Борнак» җәмгыятеннән Ленар Муллагалиев, өченче группада вымпелга "Игенче"дән Алмаз Гарипҗанов (Алмазның вымпелын комбайнёр ярдәмчесе булып эшләүче улы Илданга тапшырылды), ә дүртенче группада "Кызыл юл«дан Айдар Гайфетдинов ия булды.

Быелгы уракта иң күп ашлык ташыган шофер исеменә икенче атна нәтиҗәләре буенча «Активист» җәмгыятеннән Реваль Волков лаек булды. Котлыйбыз!

Барлык комбайнчы ярдәмчеләренә исә «Техносила» җитәкчесе Рафаэль Забиров исеменнән бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вымпел