Балтачта сыерларга прививка ясала, этләргә чип куела
«Котыру» авыруына каршы прививка һәм канны «бруцеллез» авыруына тикшеру бушка эшләнелә
24 апрель көнне Балтач бистәсенең Сорнай, Кол-Шәриф, Девятаев, Фәйзи, Ахунов, Фазлыев, Ф.Кәрим, Энергетиклар, Х.Туфан, Лесная, Курченко, Некрасов, А.Королев, Сәйдәш, 8 март, 1 Май, М.Җәлил, Мир, А.Алиш, 50 лет Победы урамнарында лейкоз (6 айдан башлап), бруцеллёз (4 айдан башлап) авыруларына тикшерү максатыннан, мөгезле эре терлекләрдән кан алу оештырыла.
Шул ук вакытта мөгезле эре терлекләргә, мөгезле вак терлекләргә (сарык, кәҗә), шулай ук шулай ук биркалары төшеп калган терлекләргә биркование, атларга һәм этләргә чип кую оештырылачак.
Шулай ук мөгезле эре терлекләргә, мөгезле вак терлекләргә (сарык, кәҗә), атларга, этләргә песиләргә «котыру» авыруына каршы прививка ясалачак.
Әлеге процедура 25 апрель көнне бистәнең Комсонавтлар, К.Насыйри, Гарифуллин, Х.Такташ, К.Нәҗми, Булатов, Советская, Киров, Пионер, К.Маркс, М.Гафури, Сәләхов, Родниковая, Салкын Чишмә урамнарында оештырыла.
«Котыру» авыруына каршы прививка һәм канны «бруцеллез» авыруына тикшеру бушка эшләнелә.
Бу көнне өйдә булмаган очракта, эт һәм песиләрне Балтач бистәсе, Комсомол урамы, 44 нче йорт адресы буенча урнашкан ветеринария берләшмәсенә үзегез алып килү сорала:
Бәяләр (1 баш терлеккә):
Лейкоз (мөгезле эре терлекләр) - 265 сум.
Биркование (1 баш терлеккә):
Мөгезле эре терлекләр - 58 сум;
Ат (чип кую) - 200 сум;
Эт (чип кую) -215 сум;
Мөгезле вак терлек (сарык, кәжә) - 100 сум.
Балтач районы дәүләт ветеринария берләшмәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев