Балтачта терлекчелек тармагына тугыз айга нәтиҗәләр ясалды, алдынгылар бүләкләнде
Тәүлеклек сөт сату күләмен 20 тоннага җиткергән «Маяк» авыл хуҗалыгына вымпел һәм сертификат тапшырылды
Район Советының утырышлар залында терлекчелек тармагына тугыз айга нәтиҗәләр ясалды.
Утырышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, зоотехниклар һәм белгечләр катнашты.
Киңәшмә алдынгыларны бүләкләү белән башланды. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин агросәнәгать комплексы системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Генадий Анатольевич Чайников һәм Рүзәл Госманович Галиәхмәтовлар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Тәүлеклек сөт сату күләмен 20 тоннага җиткергән «Маяк» авыл хуҗалыгы вымпел һәм сертификат белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев