Балтач яңалыклары

"Хезмәт" газетасы - Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Басулар сары төсмердә, комбайннар әзерлек сызыгында

Июнь ахырында районыбызның берничә хуҗалыгында комбайннар парады булып узган иде. Бу атна башыннан калган хуҗалыклардагы «кыр кораблары» да тикшерелде.

Бу ел да бертөрле тәртип буенча эшләнә: комбайннар брезент өстенә менеп баса, жаткага салам һәм бөртеклеләр салына да, комбайннарны эшләтеп карыйлар. Дөрес, барлык комбайннардан соң да брезент чиста калмады, бу мәсьәләгә карата район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин үз фикерен җиткереп: «Бер чиләк ашлык салып та, ул ага торган булгач, комбайннарыгызны әзер дип атарга мөмкинме соң?», диде.

Комбайннарда аптечкалар, янгын сүндергечләр, авария билгесе бармы, барлык утлары да, сигналлар да тиешенчә эшлиме, комбайнчыларның документлары тәртиптәме, бу этапларның һәрберсен Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов тикшереп барды. Шулай ук ул комбайннарны ремонтлаган вакытта техниканы сүндереп эшләргә кирәклеген, иминлекне саклау мөһим бурыч булуын ассызыклап узды.

Район профсоюз оешмасы җитәкчесе Марина Ишмурзина иң беренче чиратта һәрбер комбайнчы һәм аның ярдәмчесенең махсус эш киеменнән булуларына игътибар итте. Аяк киемнәре дә шумый торган, каядыр эләгеп калмый торган булырга тиеш, күңелсез хәл бер генә була, дип искәртте. Районның баш агрономы Ирек Галимов: «Әле берничә ел элек кенә дә районыбыз кырларына йөзләгән комбайн чыга иде, быел исә нибары 56 комбайн эшләячәк. Ә сугып ала торган җирләр 30 мең гектардан артык. Сезгә кадәр бу җирләрне эшкәрткәннәр, чәчкәннәр, корткыч һәм чүп үләннәренә каршы агулаганнар, күпме маңгай тире тамган, шуны онытмыйча, һәрбер бөртек өчен тырышып, урып-җыюга җитди караш белән килсәгез иде, сезнең осталыктан басудагы ашлыкның калмавы тора», дип белдерде.

Районның баш инженеры Ришат Нуриев бүгенге көндә ягулык белән булган вәзгыятькә тукталып үтте. Кайсыдыр хуҗалыкларда 50 тонна солярка бар, кайсындадыр 3 тонна. Ягулыкны туплап куяр өчен тырышырга кирәк, быел инде комбайннарны басу янында калдырып йөрүне оештырсагыз бик әйбәт булыр иде. Һәрбер хуҗалык бу мәсьәләне уртага салып сөйләшеп, хәл итәр дип ышанабыз, диде.

Комбайннар парадының икенче өлешенә стартны «Алга» хуҗалыгы бирде. Биредә өч «кыр корабы» 2026 ел урагында эшләячәк.

Хуҗалыкның баш икътисадчысы Фәнил Фәһимович быелгы җыйнап алынасы мәйданнар, бер комбайнга туры килә торган эш күләмнәре белән таныштырып үтте: «Агымдагы елда 1493 гектар бөртекле культура (кукурузны кертмичә) җыйнап аласы була. Шуның 170 гектары көзге арыш, 99 гектары язгы бодай, 87 гектары солы һәм арпа 1137 гектар. Уңышны гектарыннан 30 центнердан да кимрәк алмабыз дип уйлыйбыз. Бер комбайнга уртача 497 гектар мәйдан туры киләчәк». 

Бу хуҗалыкта районыбыздагы иң өлкән игенче — Нурлыхак Хәсәнов хезмәт куя. — 1982 елдан эшли башладым инде мин комбайнда, — ди Нурлыхак абый. — Беренче эшли башлаган комбайным «Нива» иде, аннан соң "ДОН«да хезмәт куйдым, хәзергесе заманча инде. Үз вакыты белән һәрбер комбайн әйбәт иде. Мин әле «ДТ» тракторы белән басуга җир эшләренә дә чыга идем, өч кенә ел әле аннан туктаганыма. Яшь үзен сиздерә инде, комбайнда да артыгын эшләп булмас, — ди игенче. Шулай да урак темасы буенча сөйләшкәндә күзләре янып, йөзендә елмаю балкып тора аның. Күңеле белән басуда инде ул. Күз белән генә күзәтеп йөрмичә, чыгып, алтын башаклы иген кырларыннан кайсы игенченең бөртекләр суктырасы килмәсен ди инде?! Нурлыхак абыйга да ныклы сәламәтлек телибез, исән-сау эшләп торырга, хезмәтенең хөрмәтен татырга язсын.

"Сорнай"лылар безне Балтачтагы паркларында каршы алдылар. Биредә шулай ук өч комбайн әзерлек сызыгына баскан. Әлеге җәмгыятьтә иң җор телле һәм тырыш игенчеләр хезмәт куя. Комбайннар парады барышында алар "кыр кораблары«ның әзерлеген генә күрсәтеп калмыйча, комиссия әгъзаларына үзләрен кызыксындырган сорауларны да җиткерделәр. 

«Бүгенге көндә мин урып-җыюга чыга торган техниканы әзер дип саныйм. Амбар хуҗалыгында якынча бер атналык эшебез калып бара. Басудагы уңышларыбыз әйбәт күренә. Бүгенге көндә безнең алда торган төп вәзгыять — ул ягулык. Үзегезне саклап, техникалар ватылмыйча, исән-сау эшләп чыгарга язсын!», — дип эшләре белән таныштырып, игенчеләргә изге теләкләрен ирештерде хуҗалык җитәкчесе Фәһим Сибәгатуллин.

«Сосна» җәмгыяте быел техника паркын яңа комбайн белән тулыландырды һәм әлеге хуҗалыктан урып-җыю кампаниясендә барлыгы дүрт комбайн эшләячәк. 

— Быелгысы уракка дүрт комбайн чыгарырга планлаштырабыз. Барлыгы җыеп алынасы бөртеклеләр мәйданы 2300 гектар тирәсе. Башта яңгырлар бик начар гына булган иде, аннан соңгы явым-төшем әйбәт булып, игеннәр дә күтәрелеп китте, салам массасы да начар күренми. Ярый әле быел бөртеклеләрне аммиак белән эшләдек, бу басуларны карап йөргәндә дә бик яхшы күренә. Аммиаклы урын һәм аммиаксыз булган урында җир белән күк арасы аерма күренә. Шушы уңышларны югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Ягулык белән кис-кен хәлләр килеп чыга күрмәсен инде. Бүгенге көндә сөт бәясе белән чагыштырып караганда, солярканың бәясе өч тапкырга кыйммәтрәк. Аны да истә тотып, ягулыкны мөмкин кадәр булдыра алганча саклап эшләргә кирәк булачак. 

— Шулай ук 200 гектар кукурузны бөртеккә сугып алырга планлаштырган идек, анысын да эшләп чыгарга насыйп булсын. Узган ел сугып алган кукурузны әле дә ашатабыз, читтән сатып алырга туры килмәде", — диде хуҗалык җитәкчесе Фирдәвес Ситдыйков.

Дәвамы бар 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев