«Шәһри Казан» газетасының яңа баш мөхәррире — Илсөя Садыйкова
Төрлесе

«Шәһри Казан» газетасының яңа баш мөхәррире — Илсөя Садыйкова

Газетаның баш мөхәррире итеп журналист һәм җитәкче Илсөя Мансур кызы Садыйкова билгеләнде

Бүген аны редакция коллективына «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков тәкъдим итте.

Илсөя Садыйкова — матбугат өлкәсендә зур тәҗрибә туплаган журналист. Ул соңгы 12 елын «Яшел Үзән» газетасына багышлап, редакциянең баш мөхәррире — җитәкчесе булып эшләде. Хәзер исә аңа республиканың танылган басмаларының берсе — "Шәһри Казан«ны җитәкләү бурычы йөкләнде.

Илсөя Садыйкова Яшел Үзәндәге татар гимназиясен алтын медаль белән тәмамлаган. 2005 елда Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетын кызыл дипломга тәмамлаган. 

Хезмәт юлын ул С. И. Серго исемендәге Яшел Үзән заводының матбугат хезмәтендә башлаган. Соңрак Россия Хәрби-Диңгез Флотының матбугат хезмәтендә эшләгән, параллель рәвештә РИА Новости белән хезмәттәшлек иткән. «Алиен» студиясендә продюсер, «Автомобиль» программасында редактор һәм рубрикалар алып баручы вазифаларын башкарган. 2014 елдан 2026 елга кадәр «Яшел Үзән» газетасы редакциясен җитәкләде.

Ильсия Садыйкова

Радик Сабиров вафатыннан соң «Шәһри Казан» берникадәр вакыт баш мөхәррирсез эшләгән иде. Инде редакциянең яңа җитәкчесе бар. Көчле коллективка — көчле җитәкче килде. Котлыйбыз.

Шәһри Казан


Нет комментариев