Шоферларга вымпел тапшырылды
Шоферлар ел әйләнәсе хезмәттә
Районыбызның авыл хуҗалыгы
җәмгыятьләрендә барлыгы 110 йөк машинасы бар. Хуҗалыкларда хезмәт куючы
шоферлар ел әйләнәсе хезмәттә. Алар урып-җыю чорында да, терлек азыгы хәзерләү
вакытында да, язгы һәм көзге чәчүләр башкарылганда да җаваплы хезмәтләрен үтиләр.
Быел район башлыгы Рамил
Нотфуллин тарафыннан терлек азыгы хәзерләгән һәм урып-җыю чорларында эшләгән
шоферлар арасында беренче тапкыр вымпел да тапшырылып үтте. Әлбәттә, монда яхшы
күрсәткечкә ия булу гына түгел, ә конкурсның бөтен таләпләрен дә үтәп эшләү
сорала иде.
Быел шоферлар арасында барлыгы
җиде вымпел бирелде. Икеләтә бәхет «Арбор» җәмгыятеннән Нурулла Әскаровка
елмайды. Кырык елдан артык хезмәт стажы булган шофер бу уңышын бик шатланып
кабул итеп: «Шоферларның хезмәтенә дә зур игътибар бирүегезгә зур рәхмәт», дип
белдерде.
Инде алдагы елларда
вымпел алырга теләүче шоферлар саны күбрәк булсын иде. Авыл хуҗалыгы тармагында
хезмәт куючы һәрбер шофер юлларда исән-сау йөреп, башкарган хезмәте өчен һәрчак
хөрмәт казансын!
Фото: Зәлия Фәйзрахманова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев