Биредә 31 трактор, 26 прицеп техник карау узды.
Районыбызда авыл хуҗалыгы машиналарына техник күзәтү үткәрү дәвам итә. Шушы көннәрдә «Бөрбаш» хуҗалыгы да бу юнәлештә имтихан тотты.
Биредә 31 трактор, 26 прицеп техник карау узды.
«Бөрбаш»та тракторлар һәм тагылма арбалар төзек, барысы да тәртиптә, эшкә әзер - дип бәяләде ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов.

Нет комментариев