Бүгенге көндә район ветеринария идарәсендә 56 табиб һәм хезмәткәр эшли
Районыбыз дистә еллар дәвамында республикада терлекчелек өлкәсендә алдынгы урыннарны тота. Сөт җитештерү юнәлешендә ирешелгән уңышлар турында газета битләрендә, социаль челтәрләрдә еш яктыртабыз. Бу - барлык авыл хезмәтчәннәренең тынгысыз хезмәт нәтиҗәсе. Балтачның мул сөте, дип мактанабыз икән, бу очракта хезмәтләре көндәлек күзгә ташланып тормаган, әмма бик тә зур әһәмияткә ия булган ветеринария өлкәсендә тырышып эшләүчеләрнең дә керткән өлешләрен югары бәяләргә тиешбез.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин даими ассызыклаганча, ветеринария табибы бик үзенчәлекле хезмәт, аны һәркем башкара алмый. Шуның өчен хуҗалыкларда бу белгечләргә даими игътибар булырга тиеш, ди ул.
Бүгенге көндә район ветеринария идарәсендә 56 табиб һәм хезмәткәр эшли. Карадуган, Алан, Яңгул, Чутай авылларында барлыгы дүрт участок ветеринария пункты, Чепья авылында стационар ветеринария ярдәм күрсәтү үзәге көнен-төнен күмәк хуҗалыкларда, шәхси хуҗалыкларда тәрбияләнә торган терлекләрнең сәламәтлеге сагында тора. Шунсыз булмый да, бүгенге көндә төрле йогышлы авырулар, инфекцияләр чикләрне белми таралып, озак еллар дәвамында ирешелгән, тупланган хезмәтне бик кыска вакытта юкка чыгарырга бик мөмкин. Урыннарда терлекчелек фермаларына, савым комплексларына керү-чыгу тәртибен катгыйлату нәкъ шушы максатлардан эшләнә.

Ветеринария хезмәткәрләренә куелган бурычлар катлаулы, хайваннарда, шул исәптән авыл хуҗалыгы терлекләре, йорт хайваннары һәм зоопарктагы җанварлар, башка җәнлекләр, кошлар, балыклар, умарта кортларында йогышлы һәм башка авыруларны булдырмау һәм юк итү буенча чараларны гамәлгә ашыру, ветеринар-санитар юнәлештә терлекчелек продукциясе куркынычсызлыгын, закон кысаларында дәүләт ветеринария күзәтчелеген тәэмин итү, халыкны хайваннар һәм кешеләр өчен куркыныч булган авырулардан, Татарстан территориясен читтән кергән терлек авыруларыннан саклау, барлык ветеринария таләпләрен үтәү һәрвакыт уяу булуны сорый.
Шушы көннәрдә район ветеринария берләшмәсе коллективы лаеклы ялда булган үз өлкәннәрен мул табыннар артына җыеп кунак итте. Бу оешмадан бүгенге көндә 29 хезмәткәр лаеклы ялда. Күпләре олы яшьтә булсалар да, гадәттән тыш хәлләр булган очракта, күршеләре, авылдашлары мөрәҗәгать иткәндә алар ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер.

Үзе дә ике дистә елга якын шушы өлкәдә хезмәт куйган, хәзерге вакытта «Борнак» җәмгыяте җитәкчесе булып эшләүче Рәфкать Нәҗиповның матди ярдәме, берләшмәнең зур тырышлыгы белән өлкән буын вәкилләре өчен бәйрәм бик матур оештырылган иде.
Балтач район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин, районның баш ветеринария табибы Алмаз Исрафилов үз чыгышларында бәйрәмгә килүчеләрне җылы сүзләр белән тәбрикләделәр, бертөркем лаеклы ялда булган хезмәт ветераннарына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетындагы Баш ветеринария идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бу — өлкәннәргә күрсәтелгән олы хөрмәт билгесе генә түгел, ә бу тармакта эшләүче һәр хезмәткәрнең күпьеллык хезмәтенә рәхмәт сүзе дә.
Нет комментариев