Авыл хуҗалыгы

Бәрәңге чүпли халык

Танылган бакчачы Фарсель Зыятдиновның сүзе үтемле булдымы, сабагы саргайды, дип, районның кайбер авылларында бәрәңгене казып алып та бетерделәр.

Ушма яклары инде узган атнада ук казыгычлар белән алдыртты. Хәзер Салавычлылар җиң сызганып бәрәңге ала, 10нчы сентябрьсез казымыйбыз әле дигәннәр дә бакчаларын ялт иттереп куйганнар. Төрле кеше бәрәңгене төрлечә чыга, ди, шулай да әзрәк тотасы калган, үскән булыр иде бераз дип әйтүчеләр юк түгел.

250

Нет комментариев