Бүген игенченең һәр сәгате санаулы, һәр минуты кадерле
Нәрсә генә дисәң дә, быел яз үзенчәлекле килде, туфракта дым запаслары да кими бара
Районыбыз кырларында соңгы көннәрдә язгы чәчү эшләре кызу темпларда дәвам итә. Басуларда тормыш кайный: механизаторлар иртәдән кичкә кадәр хезмәт куя, заманча техника ярдәмендә чәчү эшләре оешкан төстә алып барыла.
Авыл хезмәтчәннәре алдында тиз арада арпа, сабан бодае, солы, борчак, көнбагыш, кукурузны чәчеп бетерү бурычы тора. Әлеге культуралар районда шактый күләмле мәйданнарны били. Көннәр мөмкинлек биргәндә ашыгырга, вакытның кадерен белеп эшләргә кирәк. Шулай, безне мулдан икмәк белән тәэмин итеп торучыларыбызның бүген һәр сәгате санаулы, һәр минуты кадерле.
Нәрсә генә дисәң дә, быел яз үзенчәлекле килде, туфракта дым запаслары да кими бара. Алдагы елның шушы чоры белән чагыштырганда яңгырлар да кимрәк яуды. Шуңа күрә дә иң мөһиме — кыска вакыт эчендә дым каплату бурычы тора, чөнки, белгечләр әйтүенчә, тәүлек эчендә гектардан 40 тоннага кадәр яки көн саен 3-4 мм су парга әйләнә. Бу очракта беренче чиратта чәчкән җирләрне катоклау сорала.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 13 майга районда 18598 гектар җиргә орлык-лар чәчелгән. Бу барлык мәйданнарның 50 процентын гына тәшкил итә әле.
— Кыр эшләре өчен соңгы көннәрдә һава торышы уңай тора. Орлык запаслары мулдан, ашламалар, техника җитәрлек. Кайбер күмәк хуҗалыклар чәчүне инде тәмамлап та киләләр. Басуларның җитешүе генә бераз тоткарлык тудыра. Бу очракта урыннарда кайсы басуның нинди җиренә кереп була, шунда чәчәләр. Хуҗалыкларга уҗымнарны корткычларга, авырулар һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү, сабан культураларын тукландыру, тырмалау эшләренә бердәм булып, җиренә җиткереп башкаруга керешергә вакыты да җитә. Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмиләр бит, шуңа күрә дә кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен игенчеләребез бөтен көчләрен куя, — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Ирек Галимов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев