9 август көнне районда авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре һәм зоотехниклары катнашында терлекчелек тармагы буенча үткәрелә торган чираттагы айлык семинар-киңәшмә "Борнак" хуҗалыгында узды.
Киңәшмәдә район башлыгы Рамил Нотфуллин катнашты.
Агымдагы елның 7 айлык эш күрсәткечләре белән таныштыру, ирешелгән уңышлар һәм җитешсезлекләргә аналаиз ясау. Аларга карата бәя бирү һәм нәтиҗә ясау - киңәшмәнең көн тәртибенә куелган мәсьәләләр иде.
- Узган ел белән чагыштырганда, алга китеш бар, ләкин ел башында үзебезнең алга куелган максатларга өлешчә генә ирешә алабыз. Эшләгән эш уңай нәтиҗә бирә алмагач кырык төрле сәбәп табып акланырга тырышасыз!" дип тәнкыйть утына тотты район башлыгы Рамил Нотфуллин.
Бу сүзләр терлек азыгы әзерләүгә, ит һәм сөт җитештерүгә, сөт күләмен киметүгә, савым сыерларын тәрбияләүгә, бозау саны алуга карата яңгырады. Бу тәнкыйть сүзләре 20 хуҗалыкның барчасына да бердәй кагылмаса да, районда терлекчелек тармагы нәтиҗәләре канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев