Һәр мизгелне файдаланып калырга кирәк
Яңгыр явып торуның үз җае бар...
Районыбыз игенчеләре «Язның бер көне кышны туйдыра», дигән халык мәкален яхшы аңлыйлар. Яңгырлар явып торуга карамастан, басуга керерлек булса, күп җирдә уҗымнарны тукландыру эшләрен туктатмыйлар.
«Сорнай» күмәк хуҗалыгы механизаторлары да һәр мөмкинлектән файдаланырга тырыша.
Юрий Андреев тракторы белән ашлама ташып тора, Андрей Егоров исә аны ашлама кертә торган агрегатның бункерына бушата. «Туман» агрегатында исә Фаяз Гапсәләмов һәм Раузит Гыйльметдинов аны җитезлек белән уҗымнар өстенә сиптерә. Яңгыр явып торуның үз җае бар, ашлама уҗымнарның тамырына тизрәк тәэсир итә, диләр алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев