Басу-кырлардагы кызу эш темплары җайлап кими, чөнки төп чәчү инде байтак хуҗалыкларда тәмамланып, кукуруз чәчү эше генә калып бара
«Игенче» хуҗалыгы чәчү мәйданы буенча районыбызда иң зур хуҗалык булып санала. Шуңа да биредә язгы кыр эшләренә зур җаваплылык белән алындылар. - Бүгенге көндә чәчү тәмамланды инде, кукуруз гына калып бара, диде Нияз Әхмәтгалиев. - Чәчү эшләрен тулысынча Раушан Фәйзрахманов һәм Фәнис Шакирҗанов башкарып чыкты, аларга Мәсхүт Әхмәтшин белән Рөстәм Миңнебаевлар да ярдәмгә килде. Егетләрнең эшләренә югары бәя бирерлек, афәрин!
Нет комментариев