Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Ике биләмә – бер хуҗа (+фото)

Соңгы елларда бездә абзар-кураны да авыл клубларына тиң итеп, матурлап, зур-иркен итеп, кыскасы, авылга ямь бирерлек заманча каралты итеп төзиләр.

Кемдер ак каминны өстен күрә, кемдер төсле кирпечләргә үк "үрелә", кемдер җылытылган панельләр куллана, кемдер булган кадәресен профнастил белән тышлап, яңарта. Һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып, фантазиясен эшкә җигә һәм һәркайсы үзенчә матур да килеп чыга. Килешәсездер, бөтенесе төзек, тәртипле мондый йортларда районыбызның иң уңган гаиләләре, бик тә булдыклы хуҗалар яши (май чүлмәге тышыннан беленә дип, белми әйтмәгәннәр ләбаса). Шубан авылында яшәүче Шәриповлар да искәрмә түгел.
Бөтенесе "энә-җептән" үткән, планлаштырып, бер-берсенә тиңләштереп төзелгән заманча йорт-җир, абзар-кура... Бераз читтәрәк тагын бер биләмә - бер ел элек кенә төзелгән зур абзар.
-Без башта да терлекләрне аз асрамадык, үгезләр тоттык, - дип танышыра гаилә башлыгы Марат. - Соңгы вакытта сөткә бәяләр әйбәтләнеп китте бит, уйлаштык та, бу юнәлештә дә эшләп карарга булдык. Бу абзарны нәкъ менә сыерлар асрау өчен дип төзедек. Барысын үз акчабызга, бик күп эшен гаиләбез, туганнарыбыз белән эшләдек, 900 мең сумга төште. 24 баш сыерга дип планлаштырган идек, әлегә ул санга тутырып ук бетерә алмадык. Быел менә республика программасына кердек, ярдәм булу белән баш санын арттырачакбыз. Бөтенесен гаиләбез белән эшлибез, шуңа күрә авырлыгын сизмибез.
Шәриповларның 13 гектар җире бар. "Терлек азыгы белән моңа кадәр проблема булмады", - ди зарлануны белмәс, эштән курыкмас хуҗалар. Хәер, үзләренә ышанмасалар, тәвәккәлләмәсләр дә иде бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250