«Кама» хуҗалыгында 30 трактор һәм 13 прицеп техник күзәтү узды
Техникаларның барысы да язгы кыр эшләренә әзер
Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов хәбәр итүенчә, «Кама» хуҗалыгында барлыгы 30 трактор һәм 13 прицеп бар. Аларның барысы да язгы кыр эшләренә әзер.
Хуҗалыкта теш чыкканнан бирле техника арасында йөрүче механизаторлар хезмәт куя. Араларында берьюлы берничә техниканы иярләүчеләре дә бар.
Язлар тыныч һәм имин килеп, караңгы көздән язгача тырышып әзерләгән техникаларында һәрбер механизаторга сөенеп эшләү насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев