Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру урыннары аталды
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең төп максаты — шәһәр халкын җирле җитештерүнең сыйфатлы продукциясе белән тәэмин итү
Казанда 21 мартта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Биредә шәһәр халкы азык-төлекне ваклап сату бәяләреннән 15 процентка түбәнрәккә сатып алачак, дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясендә.
Ярминкә мәйданчыкларында Татарстанның авыл муниципаль районнары, шулай ук республиканың агросәнәгать комплексы оешмалары продукциясе тәкъдим ителәчәк. Алар арасында - «Татпотребсоюз» предприятиесе, «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдинг компаниясе, кошчылык фабрикалары һәм башкалар.
Ярминкә 6:00 дән 13:00 гә кадәр түбәндәге адреслар буенча узачак:
Авиатөзелеш районы
- Дементьев ур., 7;
- Беломорская урамы, 6;
– Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселеше.
Вахитов районы
- Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары киселеше.
Киров районы
- Әлфия Авзалова ур., 15;
- Батыршин ур., 20;
- Революция ур., 12.
Мәскәү районы
- Шамил Усманов ур., 1.
Яңа Савин районы
- Ямашев проспекты, 71а;
- Академик Лаврентьев ур., 10.
Идел буе районы
- Җиңү проспекты, 46в;
- Юлиус Фучик ур., 64к. 1.
Совет районы
- Аграр ур., 2;
- Липатов ур., 7.
«Салават Күпере» торак комплексында ярминкә Осиново бистәсендәге сәүдә үзәгенең Садовая урамы, 9 адресы буенча урнашкан парковкасында узачак. Төньяк бистәсендә яшәүчеләрне якшәмбе көнне Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә көтәләр. Моннан тыш, быел мәйданчыкны Мәскәү базары янында Шамил Усманов урамындагы 1 нче йортта ачачаклар.
Исегезгә төшерәбез, авыл хуҗалыгы ярминкәләренең төп максаты — шәһәр халкын җирле җитештерүнең сыйфатлы продукциясе белән тәэмин итү. Республиканың әйдәп баручы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре монда азык-төлек товарларын социаль юнәлешле бәяләрдән тәкъдим итәчәкләр. Ассортиментта яшелчә һәм ит продукциясе генә түгел, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен кирәкле товарлар да тәкъдим ителәчәк.
Вечерняя Казань
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев