Кемнәр чабудан тарта?
Авыл хуҗалыгы

Кемнәр чабудан тарта?

«Яңа тормыш» җәмгыяте узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөтне 425 тоннага кимрәк сауган һәм шул сәбәпле, хуҗалык кассасына 13 миллион 481 мең сум акча кермичә калган

Бүгенге язмабызны районның терлекчелек тармагының 9 айлык эш нәтиҗәләре буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин белән әзерләдек.

Ел саен авыл хуҗалыгының һәрбер тармагы буенча планнар куела. Ләкин, бүгенге көндә терлекчелек тармагы буенча куелган планның нибары 96 %ын гына үтәп барабыз. Планны тулысынча үтәгән хуҗалыклар – «Якты юл» һәм «Кызыл юл». Сөт буенча булган планны үтәүчеләр: «Сорнай», «Дуслык», «Маяк», «Кызыл юл» һәм «Якты юл». Ни өчен бу хуҗалыкларга планны үтәргә бер әйбер дә киртә түгел, ә калганнар өчен төрле сәбәпләр барлыкка килә соң?! Шушы үтәлмәгән планнан чыгып, хуҗалыкларга керми калган акча күләме турында да ассызыклап узасы килә. Моның төп сәбәбе: сөтне сату бәясе кимү һәм шул ук вакытта савыла торган сөтне киметү.

«Яңа тормыш» җәмгыяте узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, сөтне 425 тоннага кимрәк сауган һәм шул сәбәпле, хуҗалык кассасына 13 миллион 481 мең сум акча кермичә калган. «Алга» җәмгыяте 341 тонна сөтне кимрәк савып, 12 миллион 557 мең сум акча алмыйча калган. «Смәел» җәмгыяте 165 тонна кимрәк савып, 10 миллион 986 мең сум акча алып бетермәгән. Сөт бәясе моңарчы түбән булса да, ул бит биш хуҗалыкка планнарын үтәргә комачау итмәгән! Чөнки алар узган елгыдан артыграк сөт савып ирештеләр бу нәтиҗәгә. Ә шундый ук шартларда эшләгән «Яңа тормыш», «Алга» һәм «Смәел» җәмгыятьләре зур күләмдә акчаларын хуҗалык кассасына кертеп бетерә алмадылар.

Бозау алымына да тукталып үтәсем килә, чөнки ул сөткә турыдан-туры бәйле. Район буенча алып караганда, эшебез әйбәт сыман. Ләкин минуска эшләүче хуҗалыкларыбыз да бар. Мәсәлән, «Алга» җәмгыяте узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 198 башка кимрәк бозау алган, «Смәел»дә – 191 баш, «Маяк»та – 120 баш, «Борнак»та – 87 баш, Тимирязев исемендәге җәмгыятьттә – 48 баш, «Яңа тормыш»та – 35 баш, «Игенче»дә – 34 баш, «Сорнай»да – 25 баш. Шушы ук хуҗалыклар белән беррәттән, бертөрле үк шартларда эшләп, бозау алымын арттыра алучылар: «Татарстан» – 244 баш, «Активист» – 157 баш, «Труд» – 132 баш, «Кызыл юл» – 107 баш.

Язманың тулы вариантын «Хезмәт» газетасының 43 санынннан укый алачаксыз


сөт

Нет комментариев