Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Кемнәрдер төгәлләү алдында, кемнәрдер чәчүгә яңа кереште

Җирне бер кат тукландырсаң, ул сине ун кат тукландырыр, ди халык мәкале. Быелгы яз иртә килде. Алдан техникасын да, ашламасын да, симәнәсен дә әзерләп куючылар беренчеләрдән булып уҗым һәм күпьеллыкларны да туендырдылар, җирен дә эшкәрттеләр, чәчү эшләренә дә вакытында керештеләр.

Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында эшләрне соңарып башкаручылар да бар. Соңгы көннәрдә кояшлы һава торышын карлы, яңгырлы, салкынча көннәр алыштырды. Бу берникадәр язгы кыр эшләрен туктатып та торды. Бүгенге көндә район буенча язгы кыр эшләре ничек барганлыгын районның баш агрономы Ирек Галимов бәян итте.
— Район буенча 4862 гектар уҗым бар. Әлегә торышлары әйбәт, кайбер хуҗалыклар гына әзрәк өстәп чәчте, тулаем бозылган мәйданнар булмады. Районыбыз хуҗалыкларында барлыгы 21526 гектар күпьеллык үлән мәйданнары бар, шуның 10231е ашлама белән тукландырылган. Бөтен мәйдан да тырмаланып бетте диярлек, «Сорнай», «Яңа тормыш», «Игенче» хуҗалыкларының гына бу юнәлештә эшлисе эшләре бар. Язын чәчеләсе мәйданнар 37374 гектарны тәшкил итә, шуның 20219 гектары бөртеклеләр, 1843 гектары бөртеккә алынасы кукуруз, калганы берьеллык үләннәр. Бүгенге көнгә (28 апрельгә — З. Ф.) гомуми мәйданның 15689 гектары чәчелгән килеш. Район буенча алып караганда, 62,5 %. «Активист» белән «Якты юл» хуҗалыклары инде бөртеклеләрне чәчүне тәмамладылар. Шул ук вакытта чәчүгә соң керешкән хуҗалыкларыбыз да бар, мәсәлән, бүгенге көндә "Алга"ның 23 % мәйданы гына чәчелгән килеш, "Игенче"нең — 26,9 %ы, Тимирязев исемендәге хуҗалыкның — 29,9 %ы, "Смәел«нең — 38,4 %ы.


Алда торган төп эшләрнең берсе ул кукуруз чәчү, районыбыз хуҗалыклары бу культурага елдан-ел ныграк басым ясыйлар. Әйтеп үткәнемчә, район буенча бөртеккә дип 1843 гектар, силоска дип 8568 гектар кукуруз чәчәсе бар. Бу бик күп һәм, әлбәттә инде, вакытында чәчеп бетерү өчен заманча, зур егәрле техникаң булу да кирәк, ә алар бөтен хуҗалыкта да юк.


Икенче икмәк — бәрәңгене үстерүче ике хуҗалыгыбыз бар. Быел «Татарстан» 80 гектарда, Тимирязев исемендәге хуҗалык 5 гектарда бәрәңге үстерергә планлаштыра.
Баш агрономның заманча техникаларга басым ясавы юктан гына түгел. Бүгенге заман техникалары берничә кечкенә тракторны алыштырырга сәләтле, бу инде кадрлар мәсьәләсендә кытлык тудырмау өчен дә уңай алым. Быел районыбыз басу-кырларына чыккан яңа техниклар белән район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең техникалар буенча белгече Ришат Нуриев таныштырып узды. 
— Әле 28 апрель генә, аңа да карамастан, инде язгы чәчү эшләренең финишына җитеп килүчеләр бар. Ничек шулай тиз эшләнә соң хәзер эшләр дигән сорау-га җавап бирәсем килә, районыбызның күпчелек хуҗалыклары заманча, зур егәрле, кыйммәтле техникаларга өстенлек бирәләр. Шулар арасыннан гидравлик тырмаларга да тукталып үтәсем килә. Алар безнең һәрбер хуҗалыкта бар. Элеккеге кебек, басуга тырмаларны төяп чыгып, аларны шунда җыеп эшли торган заманалар хәтердә генә калды, хәзер шушы гидравлик тырмаларны тагып чыгалар да, ул җыелган халәттә була, шуларны төшерәләр дә, эшлиләр. Аларның 12-15 метрлылары да, 21 метр-лысы да бар, мин инде хуҗалык инженерларына 21 метрлысына өстенлек бирергә киңәш итәм, ул озынрак булуы белән күбрәк мәйданны кыска срокларда эшләп чыгарга ярдәм итә. Шулай ук чәчү комплекслары белән эшләүче хуҗалыкларыбыз саны да елдан-ел арта. Бүгенге көндә район буенча барлыгы 22 чәчү комплексы бар, барлык чәчеләсе мәйданнарның 75 %тан артыгын алар чәчә. Быел «Яңа тормыш», «Якты юл», «Кама», «Сосна» хуҗалыклары да шундый яңа техникалар алып, язгы чәчүдә шулар белән эшлиләр. 
Ел башыннан алып, районыбыз хуҗалыклары барлыгы 596 миллион сумлык яңа техникалар алдылар. Болар арасында 14 берәмлек трактор бар һәм аларның 6сы зур егәрле тракторлар, шулай ук ашлык җыя торган 1 комбайн, терлек азыгы хәзерли торган 2 комбайн, 5 берәмлек чәчкечләр, 9 автомашиналар, 8 берәмлек культиваторлар һәм башкалар бар. 
Игенчеләр язны сагынып көтеп ала, туфрак җитешүгә алар басу-кырларга юл ала. Һава торышы рәтләнеп китүгә, язгы кыр эшләре янәдән тулы көченә башкарыла башлар, аннан инде терлек азыгы хәзерләү кампаниясе дә якынлаша. 13-15 май көннәрендә районыбыз хуҗалыкларының шушы кампаниядә катнаша торган барлык техникалары тикшереләчәк. Бу эшләрне дә уңышлы башкарып чыгарга язсын! Елның бер көне ел туйдыруын һәрбер көннең девизы итеп эшләрлек шул авыл хуҗалыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чәчү