Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Районда техникаларның язгы кыр эшләренә әзерлеге тикшерелә

Бүген районга Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Булат Фәрит улы Яруллин эшлекле сәфәр белән килде

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре составындагы эшче комиссия авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә язгы кыр эшләренә җәлеп ителәчәк техника-агрегатларның төзеклеген тикшерү һәм хезмәткә кабул итү буенча рейдларны башлап җибәрделәр.

Бүген район комиссиясе эшендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Булат Фәрит улы Яруллин да катнашты.

Көн дәвамында комиссия «Алга», «Сорнай», Тимирязев исемендәге, «Борбаш», «Татарстан», «Яңа тормыш» авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә техникаларның хезмәткә әзерлеген тикшерәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев