Районда уракка төштеләр.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Набиуллин белән Татарстан, Активист, Кама, Кызыл юл хуҗалыкларының иген басуларында 2022 елгы урып-җыю кампаниясе башлангычы белән танышып чыкты.
-Һәр төрле культурадан мул уңышка өмет зур. Бурыч - зур көч белән үстергән икмәкне югалтуларсыз һәм сыйфатлы итеп җыеп алу. Илебез табынын имин һәм бәрәкәтле итүдә лаеклы хезмәт куючы игенчеләребезгә нәтиҗәле хезмәт көннәре теләп калам, - диде район башлыгы.
Нет комментариев