Авыл хуҗалыгы

Район башлыгы бу атнада урып-җыюны тәмамлау бурычы куйды.

Районда авыл хуҗалыгы тармагында урып-җыйнау кампаниясе бүгенге көннәрдә дә дәвам итә.

Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү җәмгыятьләре һәм крестьян-фермер хуҗалыклары кырларында әле суктырылмаган 1000 гектарга якын культуралар бар. Аның күпчелек өлешен рапс культурасы алып тора. Шулай ук орлыкка алына торган күпьеллык люцерна мәйданнары да бар.

Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу атна дәвамында бар көчне куеп, нәтиҗәле эш башкарырга һәм 3-4 көндә урып-җыюны тәмамларга дигән бурыч куелды. Артык зур югалтуларга юл куймыйча, аяз көннәрдән тулысынча файдаланырга кирәк, дип белдерде район башлыгы.

250

Нет комментариев