Районда урып-җыю соӊгы гектарларда бара.
18 сентябрь көнне амбарларга 207 тонна ашлык кайтты, шуныӊ 26 тоннасы арпа, 69 тоннасы көзге бодай. Шулай ук 112 тонна рапс сугылды. Бу көнне 735 гектар җир зябка сөрелде.
Иӊ зур җитештерүчәнлекне «Сорнай» хуҗалыгы механизаторлары күрсәтте, алар бер көнгә 75 гектар җирдә бу агротехник чараны башкардылар.
Автор фотосы.
Нет комментариев