Сосна хуҗалыгы басуларында эш гөрли
Бүгенге көндә иң ерактагы басуда көзге бодайны турыдан-туры суктырабыз, гектарыннан 55-60 центнер уңыш чыга
Күмәк хуҗалыкларда кылны кырыкка ярырдай вакыт җитте, икенче укос печәненнән сенаж салырга, картайган күпьеллык үлән басуларын сукаларга, көзге чәчүгә җир әзерләргә, терлекчелек фермалары янында да эш җитәрлек һәм иң мөһиме – яңа уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.
“Сосна” күмәк хуҗалыгында бу эшләрнең барысын бергә нәтиҗәле оештырырга тырышалар.
Урып-җыюда дүрт комбайн катнаша. Тәҗрибәле механизаторлар комбайннарны басуга тиешле әзерлек белән алып чыкканнар. 1991 елдан комбайн штурвалы артына баскан Расил Зыятдиновның ярдәмчесе Нормадан, профлицейдан Дәниф Гарипов, Рамил Нуриевның ярдәмчесе Алмаз Йосыпов шул уку йортыннан, Зарипов Фаргатьнең ярдәмчесе – Арча колледжында белем алучы Солтан Гыйбадуллин, Әхмәтов Разитның ярдәмчесе тәҗрибәле Рифат Зарипов. Басуда комбайннарны ут хәвефеннән Әмир Зыятдинов саклый, “КамАЗ” шоферлары Иңгел Зарипов, Айрат Таҗетдинов, Илшат Муллагалиев комбайннар туктап тормый эшләсеннәр өчен ашлыкны амбарга зур тизлек белән ташып торалар.
Бүгенге көндә иң ерактагы басуда көзге бодайны турыдан-туры суктырабыз, гектарыннан 55-60 центнер уңыш чыга. Комбайнар ватылмасын, хәвеф-хәтәрсез мул уңышларыбызны җыеп алырга насыйп булсын, ди хуҗалыкның агрономы Илназ Габдрахманов. Без дә шул теләкләргә кушылабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев