Котлыйбыз!
Кичә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан узучы тантаналы чара узды. Биредә районыбыздан бертөркем делегация катнашты. Алар арасында "Игенче" җәмгыяте тракторчысы Габделхәй Әхмәтша улы Мөхәммәтшин да бар иде.
Габделхәй әфәнде "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Нет комментариев