Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен республика конкурслары старт ала

Җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм кирәкле документлар турында тулырак мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика конкурслары башлануы турында хәбәр итә.
Инициатива кысаларында түбәндәге номинацияләр игълан ителде: «Татарстан Республикасының иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалыгы», «Татарстан Республикасының иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы», «Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативының иң яхшы Рәисе», шулай ук «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексында кече хуҗалыкларны үстерү буенча иң яхшы авыл җирлеге башлыгы».

Гаризалар һәм кирәкле документлар 2026 елның 25 мартыннан 10 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36, 3 кат, 307 нче кабинет. Документлар эш көннәрендә 9:00 дән 16:00 гә кадәр кабул ителә.

Конкурс комиссиясе утырышы 2026 елның 20 апрелендә шул ук адрес буенча узачак.

Катнашуга шәхси ярдәмче хуҗалыклар, фермерлар, авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары чакырыла. Конкурслар «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» милли проекты кысаларында кече хуҗалыкларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Җиңүчеләрне бүләкләү тәртибе һәм кирәкле документлар турында тулырак мәгълүмат министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган: https://agro.tatarstan.ru/malie-formi-hozyaystvavaniya.htm.

Элемтә телефоннары: 8 (843) 221-76-55, 221-76-53, 221-76-88 (88-01).

НТР24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев