Лаеш районының Олы Кабан авылыда «Татарстанда кыр көне-2019» агросәнәгать күргәзмәсенә балтачлылар катнаша.
Бүген Лаеш районының Олы Кабан авылыда зур чара уздырыла, анда «Татарстанда кыр көне - 2019» агросәнәгать күргәзмәсе була. Бу әһәмиятле вакыйгада Балтач районы хезмәтчәннәре катнаша.
ТР Президенты Рөстәм Миӊнеханов «Татарстанда кыр көне - 2019» агросәнәгать күргәзмәсе белән танышырга ниятли. Ул биредә авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортлары һәм авыл хуҗалыгы техникасы үрнәкләре белән танышачак, күргәзмәне ачу тантанасында катнашачак. «Татарстанда кыр көне»ндә РФ авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Җамбулат Хатуов та катнашыр дип көтелә.
Фото: видеодан скриншот,
видео: автор
Нет комментариев