1 октябрьга шәхси хуҗалыклардагы сыерлар саны 6091гә җитте.
Районыбызда үз хуҗалыгында өстәмә акча эшләргә теләүчеләр арта. Акрынлап булса да сөткә бәяләр күтәрелү, тотрыклылану, хөкүмәтнең субсидияләр белән кызыксындыруы эзсез калмады – соңгы елларда сыер асраучылар сизелерлек артты. 1 майда районыбызда шәхси хуҗалыкларда 5794 сыер булса, 1 октябрьга бу сан 6091гә җитте. Нәтиҗәдә апрельдә шәхси сектордан көн саен 56 тонна сөт сатылса, бүген 61 тонна сөт тапшырыла.
Зәлия Фәйзрахманова фотосы
Нет комментариев