Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Терлек азыгы хәзерләүдәге алдынгылар бүләкләнде

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, алга таба да авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә җиңеллекләр телибез!

Бүген район башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин терлек азыгы хәзерләүдә районыбызда игълан ителгән конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне котлап, бүләкләүне башладылар.

Иң беренче чиратта «Алга» җәмгыятендә булып, 3 урынны алган «Полесье» комбайнында эшләүче Фәргать Фәсхетдиновны котладылар. Аннан «Сосна» җәмгыятендә булып, комбайнчылар арасында 1 урынны яулаган Искәндәр Муллагалиев белән терлек азыгы хәзерләүдә тырышып хезмәт куючы механизатор Рүзәл Зыятдиновны бүләкләп уздылар.

Җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз, алга таба да авыр һәм җаваплы хезмәтләрендә җиңеллекләр телибез!

Алдагы көннәрдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру дәвам итәчәк. Бу турыда безнең социаль челтәрләрдә укып белә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев