Марат Габдрахманов «Борнак»лыларның әзерлеген югары бәяләде.
Шушы көннәрдә «Борнак» җәмгыятендә дә техникаларга техник күзәтү уздырылды. Биредә барлыгы 17 трактор һәм 13 прицеп бар.
Техниканың торышын караганда, тормоз системалары төзеклегенә, яктылык приборларына, руль идарәсенә игътибар бирелде. Шулай ук медицина аптечкасы, ут сүндергеч, авария билгеләре булу-булмау каралды.
Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең Балтач районы буенча бүлек башлыгы — баш дәүләт инженер-инспекторы Марат Габдрахманов «Борнак»лыларның әзерлеген югары бәяләде.
Нет комментариев