Туган җирдәй җир булмас
Рәис Сафиуллин биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә
Елның һәр фасылында басу-кырларда йөрергә ярата Рәис. Һәрбер басуда узган ел гына түгел, ә дистә еллар элек нәрсә чәчелгәнен, нинди уңыш алынганын, барысын искә ала ул. Инде лаеклы ялда булса да, хуҗалыкның игенчелек тармагын бүген дә биш бармагы кебек белә.
Белми ни, шушы хуҗалыкта, әйтергә генә ансат, 33 ел баш агроном булып эшләде бит. Катлаулы тормыш юлларын урап, нәкъ менә туган җирендә бәхетен табарга насыйп булды аңа.
Рәис Сафиуллин биш балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килә. Язмыш шулай язган, ул Киров өлкәсендә туган. Тормыш авырлыгын күп күргән гаилә читкә дә китеп карый, әмма яңадан туган авылына кайтып төпләнәләр. Чутай башлангыч мәктәбе, урта белем алган Нөнәгәр мәктәбендәге узган еллар сизелми дә үтә. Егет кайда барырга дип озак уйлап тормый, 1976 елда Чавал авыл хуҗалыгы техникумына, агрономия факультетына укырга керә. Аны тәмамлауга – Совет Армия-се сафлары. Учебканы Союзда узып, ел ярым хәрби хезмәтне Чехословакиядә хезмәт итә. Кайткач, Киров өлкәсе Ральникта урнашкан колхозда ел ярым агроном хезмәтен башкара. Инде хәйран дөнья күргән егетнең күңеле читкә тарта, Себерне үзләштерү, БАМ төзү турында ил шаулый, газета-радио яшьләрне шундагы төзелешләргә чакырып кына тора.
Чутайдан биш егет тәвәккәлләп, Себергә кузгалалар. Аларны Иркутск өлкәсендә кочак җәеп каршы алалар. Балта тотып ияләнгән авыл егетләре сланец чыгара торган шахтага төрле агач җайланмалар, бас-кычлар ясыйлар. Шимбә-ял көннәрендә дә эшчеләр бистәсендә эштә, йортлар төзелешендә аерым бригада булып эшлиләр. Рәиснең тырышлыгын күреп, Коммунистлар партиясе сафларына керер өчен бер иптәше белән кандидат итеп алалар, «Социалистик ярыш җиңүчесе» исемле күкрәк билгесе белән бүләкләнә. Ике елдан артык эшләгәч, егет ялга кайта. Кайтса, туган төбәгендә дә төзелеш бар икән. Нөнәгәрдә заманы өчен бик зур терлекчелек комплексы төзелеп ята. Анда прораб булып эшләгән Габделәхәт абыйсы Рәисне шушында эшләргә күндерә. Монда эш тәмамлангач, абыйсы төзелеш оешмасы урнашкан Арчага күчә, йортта Рәис кала. Хуҗалыкта бригадир булып хезмәт куя, 1989 елның декабрь аенда Чутай авылы аерым күмәк хуҗалык булып оешкач, аны баш агроном итеп билгелиләр.
Менә шул вакыттан бирле, 33 ел буе зур җаваплылык сорый торган хезмәттә ул. Җир эшкәртү өчен техникаларның җитешмәве, акча булмаганлыктан тиешле ашламаны кертү чикле булуы – болар инде бар да артта калган. Хуҗалыкка дүртенче җитәкче булып килгән Фердинанд Хәйруллин белән эшләгән еллар бигрәк тә бәрәкәтле була. Кукурузның нинди генә сортларын сынамадылар хуҗалыкта, бу эш хәзер дә дәвам итә. 2021 елда Татарстан районнарыннан тыш, Башкортстаннан, Киров, Самара, Саратовтан килгән белгечләр һәм вәкилләр катнашында Идел буе регионнары өчен зур семинар-киңәшмә дә «Кызыл юл» хуҗалыгында узды. Орлыкчылык буенча махсус хуҗалык булып теркәлүе дә агроном хезмәтенә өстәмә этәргеч булды, районда беренчеләрдән булып заманча орлык хәзерләү, эшкәртү үзәген төзеделәр.
Авылда Сафиуллин Рәис гаиләсен зур ихтирам белән искә алалар. 1987 елда Рәис Шеңшеңәр авылында күп балалы гаиләдә үскән Әлфинур белән гаилә кора. Әлфинур ханым да «Кызыл юл» колхозы оешканнан бирле җаваплы эштә – баш хисапчы булып хезмәт куя. 28 ел бу четерекле эштә төрле вакытлары булгандыр, ничек кенә булмасын, бер вакытта да зарланмады. Бергәләп бер егет, бер кыз үстерделәр, инде алар үзләре гаиләле. Казан каласыннан 4 онык, кияү-килен, балалар кайтса, өйгә ямь керә, бу дөньяның бәхете нәкъ шушы икән, дип шатланасын, диләр алар.
Рәис аганы 65 яшьлек юбилее белән котлап, иң изге теләкләрне юллыйбыз. Гаиләсендә иминлек, сәламәтлек, тигез тормыш телибез. Әле күп еллар туган төбәгендә кешеләргә, җәмгыятькә кирәкле шәхес булып, тигез гомер кичерергә насыйп булсын.
Иван Константинов, «Активист» хуҗалыгының баш агрономы: «Рәис белән без чирек гасыр бер-беребезне беләбез инде. Күрше хуҗалыкларда эшләгәч, аның белән эшләр буенча сөйләшеп, фикерләшеп, киңәшләшеп торабыз. Үз эшен яратып, белеп башкара торган шәхес ул. «Кызыл юл» хуҗалыгы күп еллар кукуруз игә, әлеге эштә аларның тәҗрибәсе бик бай. Бу юнәлештә мин аңа шалтыратып, гел киңәшләрен сорыйм. Рәхмәт аңа, ул бик ачык кеше, бервакытта да ярдәм итмичә калмый. Инде шушы еллар дәверендә без яхшы дусларга да әверелдек. Олуг юбилее уңаеннан Рәискә ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, бәхетле киләчәк, балалар һәм оныклар куанычы телим. Лаеклы ялда булса да, туган хуҗалыгына бик кирәк әле ул, алга таба да гел шулай хөрмәткә казанып яшәсен».
Максим Максимов, «Кызыл юл» хуҗа-лыгының баш агрономы: «Мин әлеге хуҗалыкка килеп хезмәт юлымны башлагач, Рәис Сәләхетдин улыннан зур ярдәм күрдем. Эшкә кереп киткән чорларда ул үзенең киңәшләре белән булышып, озак еллар эшләү дәверендә туп-ланган тәҗрибәсе белән уртаклаша иде. Үз эшенә җаваплы карый торган, агроном хезмәтенең бөтен нечкәлекләрен белүче, башлаган эшен һәрчак ахырына җиткерүче кеше ул. Олуг юбилее белән ихластан котлап, иң изге теләкләремне юллап калам».
Мәсхүт Гарипов, озак еллар районның баш агрономы булып эшләде: «Рәис Сафиуллин бик таләпчән кеше, чын дипломант. Механизаторлар һәм шоферлар белән һәрчак уртак тел табып эшли белде. Документ эшләрен бик төгәллек белән алып барды. Эшен җиренә җиткереп башкаручы, һәрбер басудагы уңыш өчен кайгырып йөрүче кеше ул. Мин районның баш агрономы булып эшләгән чорда, Мәсхүт, бер басу бик ошап бетми әле, килче, бергәләп карыйк, дип чакыра иде. Үзе белсә дә, аны күрсәтмичә, киңәшләшеп эшләүне өстен күрде. Бик әйбәт гаилә башлыгы да ул, балалары өчен кайгыртучан әти булды, бүгенге көндә инде үзе кадер-хөрмәттә яши. Рәисне юбилее белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетле тормыш, тигезлек телим».
«Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативында озак еллар баш агроном булып эшләүче РӘИС СӘЛӘХЕТДИН улы САФИУЛЛИНның 9 октябрь көнне гомер бәйрәме – 65 яшьлек юбилее.
Хөрмәтле Рәис Сәләхетдин улы! Сезне күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Сез һәркемгә игътибарлы, хезмәт вазыйфаларын төгәл үтәүче, яраткан эшегезне барлык энергиягезне биреп, зур осталык белән башкаручы, тынгысыз, киң күңелле, олы җанлы кеше. Алдагы көннәрегездә Сезгә тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, борчу-мәшәкатьсез гомер, тормыш сынауларына бирешмичә, Ходай биргән гомерегезне тормыш иптәшегез Әлфинур белән муллыкта, бер-берегезгә терәк булып, тигезлектә, газиз балаларыгызның игелекләрен күреп, оныкларыгызның шат авазларына сөенеп, кайгы-хәсрәтсез, имин тормышта яшәвегезне телибез. Узган матур гомерегезнең дәвамы озын, күтәренке рухлы, үткәне кебек үк игелекле булсын!
Күңел күгегез һәрчак аяз булсын,
Читләп үтсен сагыш, борчулар.
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын,
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?!
Гомер үтсен, әйдә, чәч агарсын,
Ә йөрәккә кырау төшмәсен.
Килер көннәрегезгә тик куаныч
Һәм шатлыклар гына өстәлсен.
Иң изге теләкләр белән «Кызыл юл» авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев