“Чананы – җәй, арбаны кыш әзерлә” дип юкка гына әйтмәгәннәр. Димәк, авыл хуҗалыгы техникасын алдан ремонтлап куйганнар чәчү кампаниясен дә уңышлы башкарып чыгачак дигән сүз.
Тукай исемендәге җәмгыять механизаторлары өчен дә апрель ае техника төзекләндерү, язгы кыр эшләренә әзерләп бетерү ае булды. Биредәге трактор һәм прицеплар тикшерелеп, кайбер төгәлсезлекләр урында хәл ителде, диде ТРның дәүләт техник күзәтчелек итү идарәсенең район буенча бүлек башлыгы Марат Габдрахманов.
Нет комментариев