Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Тырыш хезмәт нәтиҗәсе

Узган атнада район башлыгы Рамил Нотфуллин кукурузны бөртеккә сугучы комбайнчылар арасында 2025 елның соңгы вымпелларын тапшырып узды.

Район буенча барлыгы 10177 гектар мәйданда кукуруз игелеп, шуның 8187 гектары силоска, 1990 гектары бөртеккә алынды.

Кукурузны сугарга иң күп калдырган хуҗалыклар булып торалар: «Татарстан» — 313, «Кызыл юл» — 252, «Яңа тормыш» — 170, «Сосна» 145 гектар. Бөртеккә алуда иң күп уңышны «Кызыл юл» хуҗалыгы алган, бер гектардан уртача 132,5 центнер, «Дуслык»та — 129,3, «Сосна»да — 127,2, «Бөрбаш»та — 122,7, «Татарстан»да — 121,9, «Якты юл»да — 120,5. Һава торышы әйбәт булып, көннәр кояшлы торган вакытта кукуруз мәйданнарының күпчелек өлеше эшләнде. Инде калган гектарлар бу атнада җыелып бетәр дигән өмет бар.
Өченче һәм дүртенче атна нәтиҗәләре буенча беренче төркемгә керүче комбайннар арасында җиңүче булып, «Якты юл» җәмгыятеннән «Дон» комбайнында эшләүче игенчеләр Рөстәм Закиров белән Рифат Бариев танылдылар. Икенче төркемгә керүче комбайннар арасында «Кызыл юл» хуҗалыгыннан «Клаас Тукано» «кыр корабы»н иярләүче Рәфыйк ага Галеев дүрт атна дәвамында беренчелекне беркемгә дә бирмәде. Вымпеллар тапшырылган көнне ике хуҗалыкның да комбайннары «Кызыл юл»да эшлиләр иде. Максат бер, ди комбайнчылар, вакытында уңышларны җыеп алып, ындыр табагына кайтару.

Тырыш һәм уңган игенчеләребезгә урып-җыю чорыннан әлегәчә тырышып хезмәт куйганнары өчен зур рәхмәт. Ирешкән уңышларыгыз дәвамлы булып, алдагы елларда да исән-сау эшләргә, мул уңышларга ирешергә насыйп булсын Сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев