Хезмәт

Балтач районы

16+
Авыл хуҗалыгы

Уңышлар барланды, кимчелекләр күрсәтелде

21 гыйнвар көнне район Советының утырышлар залында 2024 елның терлекчелек эшләре буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә үз эшен күңелле вакыйгадан башлады, узган ел тәүлегенә 15 тонна сөт җитештерүгә ирешкән «Активист» хуҗалыгы бүләкләнде. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин тантаналы рәвештә хуҗалык рәисе Рафил Зәкиевка Кубок һәм сертификат тапшырды. 

Район авыл хужалыгы җәмгыятьләре һәм белгечләре белән берлектә узган еллык киңәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Узган 2024 ел терлекчелек өчен уңышлы ел булды, Балтач районы көнлек савымны 400 тоннага җиткерүгә иреште, җитәрлек күләмдә азык әзерли алулар, зур төзелешләр алып барулар — боларның барысы да районыбызда авыл хуҗалыгы өлкәсенең үсештә икәнлеген, алга баруын күрсәтә. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Разил Низамиев үзенең чыгышында терлекчелектә башкарылган эшләрне анализлады, район буенча төп күрсәткечләргә тукталды.

— Узган ел мөгезле эре терлек саны 1325, сыер саны 892, атлар 83 башка артык булды, — ди белгеч. — Бозау алу да 546га артты, ә менә колын алу 47 башка ким күзәтелде. Сөт 14020 тоннага, барлык ит җитештерү 395 тоннага күбрәк булды. Мөгезле эре терлек ите 402 тоннага күбрәк булса, ат ите үткән елга караганда 7 тоннага ким җитештерелде.

Район буенча хуҗалык-ларда 44043 баш мөгезле эре терлек бар, алдагы елга караганда 1325 башка күбрәк. «Сосна», «Яңа тормыш», «Кызыл юл» һәм тагын 12 хуҗалык баш санын арттыра алдылар, ләкин шул ук вакытта баш санын киметкән хуҗалыклар да бар. Баш санының кимү сәбәпләре үлемгә, бозау алу ким булуга барып тоташа.

Район башлыгының куелган йөкләмәсе буенча, дуңгызчылыкны бетерү хисабына районда 10521 баш мөгезле эре терлек артырга тиеш иде (өч дуңгызга бер мөгезле эре терлек мәсәлән), аны 10775кә арттыра алдык. Бу юнәлештә «Татарстан», «Дуслык», «Сосна», «Бөрбаш», «Смәел», «Кызыл юл», «Борнак» хуҗалыклары йөкләмәне үтәде, калган хуҗалыкларга баш санын арттыру өчен шактый тырышырга кирәк әле.

2024 елда хуҗалыклар буенча 18431 бозау алынган, бу үткән елга караганда 546 башка күбрәк. Бозаулары тулмаган хуҗалыклар да булды, алар быел бу юнәлештә яхшылап эшләсеннәр, бозау алуга җитди карасыннар иде.

Хуҗалыклар буенча 1547 баш ат исәпләнә, үткән елга караганда 83 башка күбрәк. Иң күп ат асраучылар булып «Татарстан», Тимирязев исемендәге, «Труд» хуҗалыклары санала. Узган ел барлыгы 455 баш колын алынды.

Ел башыннан сөт җитештерү 138496 тонна булган, бу үткән елга караганда 14020 тоннага күбрәк. 17 хуҗалык сөтне узган елга караганда күбрәк җитештерде, бигрәк тә «Татарстан», «Сосна», «Бөрбаш», «Кама», «Уңыш», Тукай исемендәге хуҗалык елны сөтчелек буенча аеруча да югары үсеш белән тәмамладылар.

Ел башыннан сөтне физик авырлыкта сату 36 сум 64 тиен булды. Районда иң югары бәя «Татарстан» хуҗалыгында булды — биредә сөтне 38 сум 99 тиенгә саттылар. Сөтләр нигездә Балтач, Биектау сөт-май комбинатларына озатыла.

Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин ел саен хуҗалыкларга җитди бурычлар җиткерә һәм ай саен аларның үтәлешен тикшереп тора. Узган ел алга куелган максат — бурычларны тырыш хезмәт бәрабәренә үтәп чыгалган хуҗалыклар бүген мактап телгә алына — «Татарстан», «Сосна», «Якты юл», «Бөрбаш», «Кама», «Активист», Тукай исемендәге, «Труд», «Арбор», «Уңыш» сөт саву йөкләмәсен тулысынча үтәсәләр, барлык ит җитештерү йөкләмәсе дә район буенча 100 процентка үтәлде. Бөтен заданиене дә тиешле тәртиптә үтәп баручы 6 хуҗалык — «Татарстан», «Сосна», «Кама», Тукай исемендәге, «Труд», «Уңыш» аеруча да хөрмәткә лаек.

Районыбыз хуҗа-лыклары ел да көнлек артымны арттырып киләләр. 2024 ел башыннан барлык терлектән алынган көнлек артым 875 грамм булды, арада көнлек артым 900 граммнан да югары булган хуҗалыклар бар — «Сосна», «Татарстан», «Кама», «Кызыл юл», «Якты юл», «Активист» әнә шундыйлардан.

Читтән терлек сатып алу мәсьәләсендә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Исрафилов аеруча да сак булырга кирәклегенә янәдән басым ясады. Җитәкче санитар-ветеринария таләпләре белән бергә терлек азыгының сыйфатын тикшертүгә игътибар бирүне кабаттан искә төшерде.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фирдәвес Нәбиуллин җитәкчеләргә, белгечләргә сөт савуга битараф карамаска кушты, ашлама туплау һәм техника ремонты буенча искәртте, атна саен урыннарга барып тикшерү булачак, диде.

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин һәр анализны җентекләп күзәтеп барды, үз фикерен җиткерде, чагыштырмача начар күрсәткечләрнең сәбәбен ачыклады, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре дә үзләре биргән санны үлчәүләргә салып, диккать белән тыңлап, экрандагы слайдтан барлап утырдылар. Киңәшмә азагында Рамил Нотфуллин хезмәт хакын арттыруны җитди бурыч итеп куйды.

Шулай итеп, ел буе башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды, алга максат-бурычлар куелды. Хезмәт коллективларында хисап җыелышлары башланып китте, анда максатларга ничек ирешелгәнлеге, бурычларның ничек үтәлгәнлеге тагын да калкуырак бәян ителәчәк. Ирешелгән уңышларга куанып яшәргә язсын.

Разил Низамиев,
район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече

Зөлфия Шакирова, «Хезмәт» газетасы журналисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балтач районы терлекчелек киңәшмә