Уңышларның сере — куелган бурычларны үтәргә һәрвакыт әзер булу
Норма авылыннан чыгып Казан юлы белән барганда, уң якта урнашкан «Балтачагрохимсервис» оешмасы территориясендә ерактарак, гаражлар артында калыккан биек бер корылма күренә. Шул тирәдән узганда бу оешмада тагын ниләр төзиләр икән дигән бер сорау туа иде. Ниһаять, оешманың үзендә булып, аның җитәкчесе Наил Гыйләҗев белән аралашып, сорауларга җавап табылды
Республикада соңгы дистә елда барлык икътисади күрсәткечләрнең торышы, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм, гомумән, аның нәтиҗәлелеген арттыру буенча бу тармакта Балтач «Агрохимсервис» оешмасына тиңнәр юктыр. Ул район бюджетын тулыландыручы иң зур оешмаларның берсе булып тора.
Агымдагы елда аның оешуына 47 ел була. 1980 елда бу оешмага ачык кырда производство базасын булдыру өчен 4 гектар җир бирелә, менә 50 елга якын монда төзелеш, үзгәртеп корулар туктамый. Бу оешма эшендәге тотрыклылыкның бер сере — аның гади эшче, хезмәткәрләрнең җитәкчем белән аңлашып эшләвендә, дип уйлыйбыз. Җитәкче Наил Гыйләҗев үзе дә бүгенге көндә уңышларның серен коллективның тату, куелган бурычларны үтәргә һәрвакыт әзер булуы белән бәйли. Коллективта эшләгән төрле милләт вәкилләре бер булып, бер-берсенә ярдәмләшеп, оешманың үсүенә зур өлеш кертте һәм кертәләр.
Куелган максатлардан чыгып, бу оешма бүген бүленеп, «Сельхозхимия», «Балтасиагрохимсервис», «Агрохимсервис», «Плодородие» ширкәтләре булып төп дүрт юнәлештә эшли. Районыбызда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә агрохимик хезмәт күрсәтү, хуҗалыкларны минераль ашламалар, төрле химикатлар белән тәэмин итү, аларны алып кайту буенча транспорт хезмәте күрсәтү, үсемлекләрне төрле корткычлардан сак-лау, игеннәрне тукландыру, инде дистә елга якын авылларда үзара салым акчасына юллар төзү, авыл халкының көнкүрешен яхшырту юнәлешендә бик тә кирәкле гамәлләрне башкару, карьерлар ачып известь һәм вак таш җитештерү өстенә 600 гектардан артык җир алып, анда иген үстерү серләрен үзләре үзләштереп ныклы нәтиҗәләргә ирешәләр.
Хәзерге вакытта оешмада 67 кеше хезмәт куя. Шуларның 6 сы — 40 яшькә кадәрле. 10 кеше лаеклы ялда булса да, коллективта тырышып эшен дәвам итә.
Оешма җитәкчесе Наил Гыйләҗев белән бүгенге вәзгыятьтә җитештерү өлкәсендә хезмәт куйган коллективның эшчәнлеге буенча гәпләшеп алдык:
— Бүгенге заманда, элекеге тупланган багаж белән генә алга барып булмый. Һаман да эзләнергә, уйланырга, тырышыргә кирәк, — ди ул. — Бу үзеңнең бәһаңне күтәрү өчен генә әйтелгән сүзләр түгел, чөнки сиңа ышанып тапшырылган хезмәт коллективының язмышы өчен иң элек җитәкче җавап бирә. Оешма эшли, алга бара, куйган бурычларны үти икән, димәк, син үз урыныңда. Әгәр дә хезмәт хакын даими түләмәсәң, үзеңдә эшләүчеләрнең язмышына битараф булсаң, бу урын синеке түгел. Чөнки һәр эшченең, хезмәткәрнең гаиләсен кайгыртасы бар, аның материаль юнәлешен хәл итү кирәк. Төрле юнәлешләрдә эшне оештыру да коллективны таркатмау, аны эшле-ашлы итү максатыннан чыгып эшләнә.
Элегрәк төзелгән трактор һәм автомобильләр өчен өч җылытылган гараж, барлык төр җиһазлар белән тәэмин ителгән ремонт мастерское, зур егәрлекле тракторларга техник хезмәт күрсәтү пункты, төрле агулы химикатлар, ашламалар саклау өчен склад биналары янына һәр ел саен җитештерү белән бәйле бер бина салуны максат итеп алдык һәм бу юнәлештә эшлибез. Агымдагы елда 15 миллион сумга 60 метрга 18 метр-лы ашлык саклау бинасын файдалануга тапшырдык.
Сезнең сораган, олы юлдан күренеп торган корылма ул заманча ашлык киптерү, орлык чистарту комплексы. Заманча, газ белән эшли торган бу пунктның бәясе дә заманча — 20 миллион сумга төште. Менә газ трассасын сузабыз, монтажлау-көйләү эшләре бара. Элеккеге ашлык чистарткыч бина эчендә урнаштырылып, эшләгән вакытта бик уңайсыз, тузан куптара иде. Хәзер бу җитешсезлектән котылырбыз, дип уйлыйм.
Алдагы елларда эшчеләргә 22 фатирлы йорт салынганнан соң, аерым, ике фатирлы йортлар төзүгә күчкән идек. Балтачта шундый — 50, Чепьяда 14 фатир төзелде. Бүгенге көндә дәүләт программасы нигезендә бер йорт төзелешен алып барабыз, ул безнең оешмада эшләүчегә тәгаенләнгән. Үзләре шәхси йорт салырга теләге булганнарга да саллы ярдәм күрсәтеп килдек, кызганыч, соң елларда андыйлар юк дәрәҗәсендә.
Орлык чистарту, киптерү комплексы нигә кирәк, дигәндә, алда әйтелгәнчә , без бит игенчелек белән дә шөгыльләнәбез. Ашлыкны үзебезнең хезмәткәрләргә дә бирәбез, читкә дә сатабыз. Сатканда, иң элек бөртек чисталыгына карыйлар бит. Нәкъ менә шуның өчен, суммасы хәйран булса да, чистарту корылмасын төзергә уйладык.
Бүгенге көндә оешма тарафыннан 600 гектардан артык мәйданда ашлык игелә. Киров өлкәсенә чыгып, чәчү мәйданнарын эшкәртеп, ул җирләрдә мул уңыш үстерәләр. Күп җирдә инде күптән онытылган туфракны известьлау эшчәнлеге ил, республика хөкүмәте тарафыннан яңадан күтәрелде, районда ул эш шушы оешма эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, болай да тукталмады.
Әйткәнебезчә, берләшмәнең һәр бүлегендә үзгәрешләр күп. Төрле фракцияле таш җитештерелә торган Арбаш карьерына 2025 елда 5 миллион сумнан артык җиһазлар алынган. Зур-зур тракторларны ремонтлау, сезонга әзерләү дә зур финанс чыгымнары сорый. Югыйсә, карьер ачып, таш чыгару читтән караганда бик җиңел кебек тоела. Җитәкче әйтүенчә, таш чыгарыла торган кишәрлекне рәсмиләштерү генә дә үзе 3-4 елга сузыла. Таш алынган җир, таләпләргә туры китереп, сөрүлек җире буларак, кире файдалануга тапшырылырга тиеш.
Балтач "Агро-химсервис«ы оешмасы эшчәнлегенең район халкы өчен тагын бер игелекле юнәлеше бар. Сүз — үзара салым акчасына авылларда юллар, күперләр, башка төрле объектлар төзү турында. 2014 елдан үзара салым программасы эшли башлагач, алар тарафыннан районда ел саен 9-12 чакрым юллар төзекләндереп, күперләр салынды. Бу эш хәзер дә дәвам итә.
Оешма үзенең эшләп тапкан кеременнән социаль өлкәгә сизелерлек ярдәм күрсәтә. Ел саен бу юнәлешкә тотылган финанс чыгымнар 2 миллион сумнан артып китә. Районның спорт, мәгариф, мәдәният һәм дини оешмалар ярдәм сорап еш киләләр бу оешмага, аларга мөмкинлектән чыгып ярдәм ителә.
— Оешманың икътисади яктан нык булуы эшче куллардан да тора. Бүген, мәсәлән, тракторчы-шоферлар берләшмәгә кирәк, агымдагы елда ике яшь егет коллективка кушылачак. Бер егетебезне армиядән кайтуын үзе йөргән «КАМАЗ» машинасы көтеп тора. Машиналарның еракка йөри торганнарының һәрберсенә кондиционер куелган. Бүгенге көндә бездә хезмәт хаклары вакытында түләнеп, салымнар вакытында күчерелеп бара, ел саен унөченче хезмәт хакын да бирәбез. Ун елдан артык инде оешма хисабыннан хезмәткәрләребезне шифаханәләргә җибәреп, ял итеп кайтаруны көйләдек. Үзләре кайда теләсә шунда юллама алып биреп, илтеп куябыз, барып алабыз.
Коллективыбызда эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларыбызны олылап, бәйрәмнәргә чакырып торабыз. Димәк тату, эшчән коллективка килергә теләге булган, хезмәт сөйгән, тырыш, үзенең тормышын, бәхетен туган ягы белән бәйләргә теләүче яшьләр өчен барлык мөмкинлекләр бар, аларны кабул итәргә без әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев